Казанның Яңа бистә зиратында Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдылар
Бүген, 16 гыйнварда татар-мөселман җәмәгатьчелеге бөек дин галиме, мәгърифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел тулу уңаеннан искә алу чарасына җыелды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.
Очрашу Казан шәһәренең бер төркем дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, журналистлар катнашында Яңа бистә зиратында рухи остазның кабере янына узды. Мәшһүр шәхесне искә алу, дога кылу мәрасимендә иллегә якын кеше катнашты.
Алга таба галимнәр, фән эшлеклеләре, Мәрҗанинең мирасын өйрәнү, саклау, халыкка җиткерү белән шөгыльләнүчеләр үз фикерләре белән уртаклашты.
Апанай мәчете имам-хатыйбы, «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Мәрҗани кебек хәзрәтләрне искә алу, алар өчен дога кылу безнең изге вазифабыз дип белдерде.
«Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани татар халкы өчен генә түгел, бөтен өммәт өчен хезмәт итте. Аның ислам фәннәре буенча утыздан артык китабы билгеле. Күбесе гарәп телендә язылган. Бүгенге көндә Россиядә һәм Урта Азиядә генә түгел, гарәп илләрендә дә Шиһабетдин хәзрәтнең хезмәтләре буенча динебезне өйрәнәләр», – дип билгеләп үтте ул.
Фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдинов олуг галимне ислам дөньясында фикер уятучы, булган мираска бәя бирә алучы, киләчәккә юллар салучы зур шәхес дип атады.
«Шиһабетдин Мәрҗани – ислам дөньясында зур эз калдырган галим, татар тарихын өйрәнүче. Үзгәртеп кору еллары башлангач та, беренче булып аның тарих буенча язылган хезмәтләре тәрҗемә ителде. Киләчәктә безгә Мәрҗанине чын мәгънәдә мөселман кешесенең никадәр киң фикерле, тирән белемле була алуын күрсәтеп торучы бер үрнәк итеп күрсәтергә кирәк», – диде ул.