Татарстанда -40 градуска кадәр салкын булу сәбәпле кисәтү игълан ителде
![Татарстанда -40 градуска кадәр салкын булу сәбәпле кисәтү игълан ителде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/1/10/fa27cd05015213c5d7574ab97a5fb0b3.jpg)
Иртәгә, 11 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Шуның аркасында республикада янә кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Төнлә Татарстанда һава температурасы -29...-34 градус салкын, ә республиканың көньяк һәм көнчыгышындагы аерым районнарда -35...-40 градус булачак. Иртән республиканың көнбатышында -24... -29 градус булачак. Казанда төнге сәгатьләрдә -31 градустан -33 градуска кадәр, иртән -26...-28 градуска кадәр салкын булачак.
Көндез һава температурасы -16...-21 градуска, республиканың көнчыгышында -24 градус салкын булачак. Татарстан башкаласында -17 градустан -19 градуска кадәр, дип фаразлана метеорологлар.