Чаллы янында машина юл кырыена төшеп киткән, ике кеше имгәнгән
![Чаллы янында машина юл кырыена төшеп киткән, ике кеше имгәнгән](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/1/4/4a73930904426599ef535188e08b2cb7.jpeg)
Кичә 14.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Түбән Кама юлында авария булган.
«Татар-информ»га һәлакәт урынынан үз хәбәрчесе сөйләгәнчә, «Лада Гранта» белән идарә итүче 63 яшьлек йөртүче имин тизлек сайламаган. Ул каршы як полосага чыккан һәм 11нче модельле «Лада» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Шуннан соң «Лада» автомбиле юл кырына төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
«Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше – 11нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры имгәнгән. Зыян күргән йөртүченең беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмавын да билгеләп үтәргә кирәк», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев.