«Татар моңы» лауреатларының берсе видеоязма аша катнашачак – егет хәрби хезмәткә алынган
«Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар конкурсы җиңүчеләренең берсе - «Халык җыры» номинациясе лауреаты Айнур Исламов гала-концертта видеоязмасы белән генә катнашачак. Хәзерге вакытта Айнур хәрби хезмәттә.
«Конкурска катнашканда ул Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә музыка училищесында укый иде. Укып бетергәч армиягә алынды. Хәзерге вакытта Тамбовта хезмәт итә», – диде «Татар моңы» халыкара конкурсының башкарма директоры Вил Усманов.
Ул бу юлы ковид аркасында конкурс озакка сузылуын әйтте. Югыйсә, сайлап алу турлары 2019 елда ук башланган булган.
«Без Айнур хезмәт иткән частька чыктык, замполит белән дә сөйләштек. Үзен җибәрә алмыйлар инде, ул безгә видеосәлам юллаячак һәм җырны да яздырып җибәрәчәк. Без аны концерт вакытында экраннан күрсәтәчәкбез. Онлайн элемтә дип торсак, ул өзелергә дә мөмкин», – диде ул.
Айнур Исламов «Җанкай, җанаш» татар халык җырын башкарачак. Әлеге җыр Илһам Шакиров репертуарыннан.
«Сыйфатын безнең техник егетләр ничек тә җиренә җиткерер инде. Яхшы җыр белән яхшы җырчы телефоннан җырласа да яхшы булып кала инде ул. Ничек тә булса бу егетне күрсәтәсе килә», - диде Вил Усманов.
- 19 октябрь көнне 18:30 сәгатьтә Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының Гала-концерты узачак. «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелде.
- 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.