Камал театры оркестры концертлар циклы тәкъдим итә
Камал театры каршындагы Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестр концертлар сериясе үткәрәчәк. Аларның беренчесе 9 октябрьдә 18.00 сәгатьтә театрның Зур залында була.
Баш дирижер сөйләвенчә, проект концепциясе – сәхнәгә оркестрантларны солист сыйфатында чыгару, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Лиля Шәйхетдинова.
«Бу бүгенге көндәге сирәк тарихи вакыйга, мондый форматларны күптән очратканым юк. Миңа калса, бу оркестрның һәр вәкилен ачу өчен менә дигән практика, бу аларның башкару осталыгын да яңа дәрәҗәгә күтәрә», – дип билгеләп үтте Соколов.
Әлбәттә, барлык музыкантларны да бер кичтә соло партияләргә чыгарып булмаячак. Нәкъ менә шуңа күрә мондый чараларны даими итүгә исәп тотыла.
«Минем уйлавымча, мондый программа балалар өчен аеруча файдалы булачак, чөнки биредә без тыңлаучыларыбызны оркестрның һәр коралы белән якыннанрак таныштырачакбыз. Гадәти концерт программаларында соло партиясендә контрабас, флейта, гобой яки тромбонны сирәк очратып була», – ди ул.
Программада Фәрит Яруллин, Мансур Мозафаров, Вольфганг Амадей Моцарт, Самюэль Барбер һәм башка татар һәм чит ил композиторларының әсәрләре яңгыраячак.