Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Республиканың Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ул Татарстанның бүгенге көндә зур агросәнәгать төбәге булуын әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу – республикабызның һәм бөтен илебезнең азык-төлек иминлеген көн саен авыр хезмәт белән тәэмин итүче кешеләр бәйрәме», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел Татарстанда бөртеклеләр буенча тулай җыем 5 миллион тоннадан артык, шикәр чөгендере буенча да көтелгән уңыш начар түгел – 1,65 миллион тонна. Бәрәңге, май культуралары, яшелчәләр буенча күрсәткечләр яхшы.
Ул билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексы өлкәсендә исәп тотылган барлык планнар системалы тәртиптә тормышка ашырыла. «Ашлык сату мәсьәләсе барлыгы аңлашыла. Ләкин бүген базар юк әле – соңрак булачак. Гомумән алганда, ел шактый уңышлы», – дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов игенчелек һәм терлекчелек тармагы хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бүгенге көнгә Кукмара районында тәүлегенә 400 тонна сөт савылган. Өч районда 300әр тоннадан артык. Бу – бик зур хезмәт», – диде Татарстан Президенты.