Галим Ренад Ждановка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Ренад Ждановка республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Вәкиллек сайты шул турыда хәбәр итә.
Ренад Ибраһим улы Жданов – химия фәннәре докторы, профессор, биоорганик химия өлкәсендә танылган галим. Ул 1995-2003 елларда Россия медицина фәннәре академиясенең биомедицина химиясе фәнни-тикшеренү институтының ген терапиясе лабораториясе җитәкчесе булып эшләгән.
Хәзерге вакытта Казант федераль университетының (Фундаменталь медицина һәм биология институты) һәм Мәскәү дәүләт педагогика университетының перспектив тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре.
Ренад Жданов Россиядә ген терапиясе өлкәсендә һәм берничә өстенлекле фәнни юнәлешне эшләүдә катнашты. Галим Германия, Канада, Италия, Төркия университетларында эшләгән.
Ул 25 китап һәм өч йөздән артык фәнни мәкалә авторы. Ренад Жданов Ганновердвагы Европа Фәннәр академиясенең П.Эрлих медале белән бүләкләнгән. Россия Хөкүмәтенең «Россиянең күренекле галимнәре» дәүләт фәнни стипендиясе лауреаты.