Яман шеш белән авырган 94 яшьлек ир күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган
Бүген төнлә Казанның Вишневский урамында 7 каттан өлкән яшьтәге ир-ат егылып төшкән. Бу турыда полициягә аның туганы шалтыратып әйткән. Фаҗига урынына килгән табиблар бригадасы пенсионерга берничек тә ярдәм күрсәтә алмаган – ир шунда ук үлгән, дип хәбәр итте «Татарстан-24» каналы хәбәрчесе.
Мөрәҗәгать иткән ир-ат – һәлак булган 94 яшьлек пенсионерның кияве. Ул күп еллар дәвамында хатынының әтисен караган. Пенсионерда онкология чире була һәм ул бу авыруны шактый авыр кичергән.
Кияве раслаганча, пенсионер еш кына үз-үзенә кул салу турында әйткәли торган булган. Кияү кеше бу төндә картның шундый адымга барырга мөмкин булуын әйткән. Моны хәзер экспертлар тикшерүчеләр белән бергә тикшерәчәк.