IKEA онлайн сатуны 5 июльгә күчерде
IKEA товарларын онлайн-сату 5 июльгә күчерелә. Элегрәк Россия базарыннан китә торган компания товарларын 1 июльдә сатып алырга мөмкин булыр, дип ниятләнгән иде. Бу хакта базардагы чыганакка һәм IKEA хезмәткәрләренә сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Шул ук вакытта товарлар сатуда дисконт гамәлдә булмаячак, ә бәяләр кимесә дә, азга гына кимер, анда да ихтыяҗ зур булмаган товарларга, дип саный экспертлар.
Чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, хезмәткәрләр, кибетләр һәм сервис үзәкләре эшләрен 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Товарларны сату складлар бушаганчы дәвам итәр, дип планлаштырыла.