Казан үзәгендә өч машина бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
Бүген Казанның Гоголь һәм Горький урамнары киселешендә иртәнге сәгать уннар тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га Шәһәр автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, берьюлы өч автомобиль – Hyundai Getz, Hyundai Greta һәм такси Hyundai Solaris бәрелешкән.
Көчле бәрелүдән ике машина юлдан тротуарга чыгып китеп, чак кына бинага килеп бәрелмәгән.
«Юл-транспорт һәлакәтендә такси пассажиры зыян күргән. Аның аягы җәрәхәтләнгән. Урында автоинспекторлар эшли, бу хәлнең шартлары билгеләнә», – дип аңлаттылар Казан ЮХИДИендә.