Казанда Яшьләр көнендә узачак кибертурнирның приз фонды 350 мең сум тәшкил итәчәк
26 июнь көнне Казанда Яшьләр көненә багышланган чаралар үткәрергә җыеналар. Әйтик, «УРАМ» экстрим-паркының ябык өлешендә киберспорт турниры узачак. Ярышның приз фонды – 350 мең сум. Бу хакта бәйрәмнең программа директоры Данил Исламов хәбәр итте.
«Киберспорт турниры ике дисциплина буенча узачак: Dota 2 һәм CS:GO. Анда алдан сайлап алынган командалар катнашачак, финалы Яшьләр көнендә була», – дип сөйләде Данил Исламов.
Аның сүзләренчә, бәйрәм вакытында һәркем FIFA 22 приставкасында уйный алачак. Приставкалар паркның ябык өлешендә урнаштырыла, диде ул.