Братск шәһәрендә мөселман җәмгыятенә дини чаралар уздыру өчен бина биргәннәр
Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев Иркутск шәһәре имамы Фазыл хәзрәт белән очрашты. Россия мөселманнары Дини җыенының Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.
Дустанә әңгәмә барышында яклар Братск шәһәрендә мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында фикер алышты. Братск шәһәре администрациясе мөселман җәмгыятенә дини чаралар уздыру өчен муниципаль бина бирде. Хәзерге вакытта дини җәмгыять әлеге бинада төзекләндерү эшләрен башкара.
Очрашуда Братск шәһәре имамы райондагы эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук районнардагы мөселман җәмгыятьләрендәге вазгыять һәм Чуна, Залари, Свирск шәһәрләрендә мәчетләр төзү, милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алыштылар.
Фәрит хәзрәт үз чиратында «Милли тормыш һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумында катнашуы турында сөйләде. Быел форум Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды, диелә хәбәрдә.