Башкорт драма театрында «Яшь йөрәкләр» спектакле премьерасы була
23 июнь көнне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Фәтхи Борнаш пьесасы буенча куелган «Яшь йөрәкләр» спектакленең премьерасы була. «Башинформ» шул турыда яза.
Спектакльне Башкортстан Республикасының атказанган артисты Фиргать Гарипов сәхнәләштерә.
Фәтхи Борнаш пьесасы буенча куелган «Яшь йөрәкләр» спектакле Башкорт драма театрында 1993 елда күрсәтелгән булган. Ул вакытта аны танылган режиссер Рифкать Исрафилов куйган.