«Созвездие-Йолдызлык» бинасында янгын мәйданы 500 квадрат метр булган
![«Созвездие-Йолдызлык» бинасында янгын мәйданы 500 квадрат метр булган](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/6/14/09dcdb822ce95bd69af48dedd0609320.jpeg)
Кичке бишенче яртыда янгын сүндерүчеләр «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә 500 квадрат метр мәйдандагы янгынны җәелүдән туктатты.
Хәзерге вакытта алар янгынны сүндерүне дәвам итә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.