Модульле спорт заллары, «акыллы» мәйданчыклар төзү өчен төбәкләргә 9 млрд сум бүленә
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Якындагы өч елда Россия төбәкләре «акыллы» спорт мәйданчыклары һәм модульле спорт заллары төзү өчен 9 миллиард сумнан артык акча алачак. Шул хактагы боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
Акчаны 84 төбәк арасында бүләчәкләр: 2,4 миллиард сум — агымдагы елда, 3,3 миллиарды — киләсе елда, 3,4 миллиард сум 2024 елда юнәлдереләчәк. Әлеге акчаларга төбәкләр 80нән артык модульле спорт залы һәм 200гә якын мәйданчык төзер дип көтелә. Алар барысы да заманча һәм яхшы җиһазландырылган булачак, шәхси күнекмәләр үткәрү өчен интернетка керү мөмкинлеге дә тудырылачак.
Акчалар «Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасына керүче «Бизнес-спринт» федераль проекты буенча бүленә. Аның буенча 2030 елга кадәр Россия шәһәрләре һәм авылларында спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле инфраструктура булдырылырга тиеш.
«Кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге — Президент Владимир Путин тарафыннан куелган илкүләм үсеш максатларыннан берсе. Аңа ирешү өчен һәр кешенең өеннән ерак китми генә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш», — дип искәртте Михаил Мишустин.