Азнакайда мөмкинлекләре чикле балалар өчен инклюзив бүлмә ачылды
(Азнакай, 30 гыйнвар, «Татар-информ», « Маяк »). Узган елның ноябрендә хуплау тапкан проектны «Мәрхәмәтле йөрәкләр» инициатив төркеме тормышка ашырып, балалар өчен менә дигән ял урыны булдырылды. Төрле тренажёрлар белән тәэмин ителгән инклюзив бүлмә төбәкне өйрәнү музее бинасында урын алган. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов та катнашып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Акча җыюда меңләгән кеше катнашкан. Динара Шакирова — Азнакай кызы. Бүген ул Казанда яши, «Мәрхәмәтле йөрәкләр» инициатив төркеме әгъзасы. «Бүген безнең төркемдә 32 кеше исәпләнә. Алар илебезнең төрле почмакларында яшәүче егет-кызлар. Әлеге башлангычны хуплап, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга шундый шатлыклы мизгелләр бүләк иткән һәркемгә мең рәхмәт», — ди Динара. Инклюзив бүлмәгә телевизор да куелган, төрле тренажёрлар урнаштырылган, коры бассейн, балалар өчен виртуаль күзлекләр дә бар. «Бүлмә аерым график нигезендә эшләячәк, аны ата-аналар белән бергә төзербез дип уйлыйм. Балалар педагог белән шөгыльләнгән вакытта әниләр өчен төрле мастер-класслар да уздыру күздә тотыла», — ди музей директоры Ирина Халикова. Бәйрәмдә балалар һәм аларның әти-әниләре дә катнашты.