Италия табибы коронавирус сезонлы авыруга әверелә дип белдерде
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Тиздән коронавирус сезонлы авыруга әвереләчәк, аңа каршы елына бер тапкыр прививка ясатырга туры киләчәк. Италиянең «Спалланцани» Илкүләм фәнни-тикшеренү институты директоры Франческо Вайя шулай дип белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, коронавирусның омикрон-штаммы киң таралу шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
«Әлеге мутациянең, ягъни „омикрон“ның, сезонлы авыру сыйфатлары һәм төсмерләре торган саен ачыграк күренә. Хәтта вакцина җитештерүчеләр дә вакыты ягыннан бер-берсенә якын торган прививка ясатуның файдасы юклыгын таный», — дип искәртте Италия табибы.
Ул раслаганча, вакцинацияне ел саен уздыра башлау күздә тотыла, моны сәламәтлегенә бәйле проблемалар күзәтелгән кешеләрдән башлаячаклар.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда авыру әле үзенең иң югары ноктасына җитмәве хакында элегрәк хәбәр иткән иде.