Володин үзенең каналында 1 февральдән үз көченә керәчәк законнар исемлеген урнаштырды
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үз Telegram-каналында 1 февральдән үз көченә керәчәк яңа законнар исемлеген урнаштырды.
Исемлек сигез законнан тора һәм түбәндәге яңалыкларны үз эченә ала:
— февральдән эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият пенсиясе инфляция дәрәҗәсеннән югарырак күләмдә — 8,6 процентка индексацияләнәчәк;
— эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумына тигез булган хезмәт хакына һәм башка керемнәргә башкарма документлар буенча түләү алынмый;
— вазифаи затларга атмосферага бүленеп чыккан зарарлы матдәләрне контрольдә тоту системалары булмаган өчен штрафларның күләме — 40 мең, юридик затлар өчен 200 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк;
— 1 февральдән сүтелергә яки реконструкция ясалырга тиешле йортны авария хәлендә дип тану турындагы мәгълүматны Росреестрга тапшырырга кирәк булачак. Соңыннан әлеге мәгълүмат Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына җибәреләчәк һәм теләсә кайсы гражданин, Росреестрдан тиешле кәгазь алып, фатир сатып алырга җыенган йортның халәтен тикшерә алачак;
— 1 февральдән Пай инвестиция фонды пайлары буенча керемнәрне түләү кагыйдәләре һәм алар белән идарә итү тәртибе үзгәрәчәк. Алар Россия Банкы норматив акты тарафыннан билгеләнәчәк;
— февральдән ана капиталы 8,4 процентка индексацияләнәчәк, беренче балага түләүләр — 524,5 мең, гаилә беренче балага ана капиталы алмаган очракта — 693,1 мең, алган очракта 168,6 мең сум тәшкил итәчәк;
— 1 февральдән педофилларны гомерлек төрмә җәзасына хөкем итәчәкләр;
— киләсе айдан маркировкаланмаган тәмәке һәм алкоголь өчен штрафлар кертелә, аның күләме юридик затлар өчен 500 мең сумга кадәр артачак.