Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары Интернетсыз көн акциясен хупларга чакыра
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары Интернетсыз көн акциясен игълан итте һәм татарстанлыларны аңа кушылырга чакырды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Акциянең максаты – кешеләргә виртуаль дуслар гына түгел, реаль тормышта да чын дуслар барлыгын, чатлар гына түгел, җанлы аралашу булуын да искәртү», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Студентлар 30 гыйнварда акцияне хуплау һәм бу көнне интернеттан баш тарту үтенече белән агитацион видеоролик төшергән инде.
Моннан тыш, акцияне оештыручылар «күңелле мизгелләрне чагылдырган» фотоларны 31 гыйнвар көнне #НижнекамскЛайкниРеальность хэштегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга тәкъдим итә.
Халыкара интернетсыз көн ел саен гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 30 гыйнварга туры килә. Әлеге бәйрәмне 2022 елда Британия коммерцияле булмаган онлайн-проектын оештыручылар уйлап тапкан.