Путин дәүләт хезмәткәрләренә намуслы хезмәт өчен түләү турында закон имзалады
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин гражданлык хезмәткәрләренә аерым биремнәрне үтәгән өчен генә түгел, ә үз вазифаларын намус белән башкарган өчен дә акчалата премияләр түләү турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Хәзер федераль дәүләт хезмәткәренең акча күләмен исәпләү кагыйдәләрен һәм федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең хезмәт өчен түләү фондын формалаштыру тәртибен билгеләүдә РФ Хөкүмәте вәкаләтләре билгеләнә. «Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәте турында»гы федераль законның 50 һәм 51 маддәләренә тиешле үзгәрешләр кертелде.