Татарстан районнарында агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча семинарлар булды
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм баш белгечләре, шәһәр оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре белән агросәнәгать комплексының агымдагы эшчәнлеге турында семинар-киңәшмә үткәрде.
Семинар «НУР» агрофермасы базасында үткәрелде. Чарада җәмәгать терлекләрен кышлатуның барышы, язгы кыр эшләренә әзерлек, игенчелектә һәм терлекчелектә яңа нәтиҗәле технологияләр һәм цифрлаштыру мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә дә игътибар бирелде. Киңәшмә ахырында район башлыгы хуҗалык җитәкчеләре алдына 2022 елга бурычлар куйды.
Апас муниципаль районында да район башлыгы Марат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Чара «Апас Мол» ҖЧҖ базасында үткәрелде. Катнашучылар терлекләрне кышлатуның барышы белән танышты һәм терлекчелек буенча 11 айга йомгаклар ясады, шулай ук алга таба үсеш бурычларын билгеләде. Соңыннан хезмәт алдынгыларына кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.