Дәүләт Думасына фейерверк һәм петарда куллануны чикләү турында закон проекты кертелде
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Олег Лебедев (КПРФ) Дәүләт Думасына пиротехника куллануны, аерым алганда, торак пунктларда, биналарда һәм урманнарда тыю, шулай ук балигъ булмаганнарга сатуны тыю турындагы закон проектын кертте, дип хәбәр итә РИА Новости. «Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Россиядә петарда шартлаудан ким дигәндә ике кеше үлә, дистәләгән кешеләрнең (аларның күбесе балалар) бармакларын ампутацияләүгә һәм сәламәтлек өчен башка авыр нәтиҗәләргә китерә торган җитди имгәнүләр була. Шул ук вакытта көнкүреш кулланышындагы пиротехник эшләнмәләр белән саксыз эш итү, йорт тәрәзәләренә, түбәләргә, балконнарга һәм лоджияләргә эләгү белән бәйле янгыннар да була», - диелә проектка аңлатма язуында. Закон проекты нигезендә торак пунктларда (махсус билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннардан тыш), биналарда, урманнарда, аеруча саклана торган табигый зоналарда һәм мәдәни мирас объектлары территорияләрендә, тарихи һәм мәдәният һәйкәлләре, зиратлар һәм дини корылмаларда пиротехник эшләнмәләрне куллануны тыю тәкъдим ителә. Моннан тыш, закон проекты нигезендә балигъ булмаганнарга пиротехник эшләнмәләр сатуны тыярга тәкъдим итәләр.