Хөкүмәт төбәкләргә заманча электробуслар һәм трамвайлар сатып алуда ярдәм итәчәк
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләре инфраструктур бюджет кредитларын файдаланып, җәмәгать транспорты паркын яңарту эшен дәвам итә алачак. Бу максатларга федераль бюджет биш ел дәвамында 100 млрд сум бүлеп бирергә планлаштыра. Бу хакта бүген ил Хөкүмәте утырышында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте. Хөкүмәт рәисе хәбәр иткәнчә, шәһәр пассажир транспортының хәрәкәт составын яңарту узган елдан бирле лизинг механизмын кулланып бара. Бу максатларга икенче ел рәттән 4 млрд сумга кадәр акча бүлеп бирелә. «Төбәкләр белән эшләү, транспорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм, әлбәттә, электротранспорт — заманча, уңайлы һәм экологик электробуслар, трамвайлар сатып алу белән зур кызыксыну булуын күрсәтте», — диде Мишустин. Төбәкләргә бу юнәлешне алга этәрүдә ярдәм итү өчен Хөкүмәт инфраструктура бюджет кредитларын бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Күчмә составны һәм инфраструктураны яңарту буенча проектлар хәзер аерым төркемгә бүлеп бирелгән. «Финанслау концессион нигездә барачак һәм федераль һәм төбәк бюджетларыннан гына түгел, Россия Дәүләт Үсеш Корпорациясе, икътисад үсеше проектларын финанслаучы дәүләт инвестицион банкы (РФ ВЭБ) кредитларын, шулай ук инвесторлар акчаларын да җәлеп итүне күздә тотачак», — дип сөйләде Премьер-министр.