Актаныш хастаханәсенең капиталь төзекләндерүдән соң икенче каты ачылды
(Актаныш, 24 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Актаныш хастаханәсенең капиталь төзекләндерүдән соң икенче каты ачылды. Ул «Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ программасы буенча яңартылды. Табибларның шатлыгын уртаклашырга Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Район башлыгы Энгель Фәттахов төзекләндерүне «Газстройсервис» оешмасының башкарып чыгуын, озакка сузылса да ремонтның сыйфатлы килеп чыгуын билгеләп үтте. Капиталь ремонтка 35 миллион сумнан артык акча тотылган. Энгель Фәттахов барлык табибларга, шәфкать туташларына, хастаханә хезмәткәрләренә пандемия чорындагы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. «Сезгә соңгы 2 елда башкарган хезмәтегез, яшәешегез өчен җиргә кадәр башымны иям. Сезгә рәхмәт әйтү генә аз. Сез авылга, районга, республикага, илгә фидакарь хезмәт итәсез. Табибларның күпчелеге — хатын-кызлар. Мин сезгә бәхет, хатын-кыз бәхете телим. Өйдә, эш урынында, җитәкчеләрегез, балалар, оныклар тарафыннан, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен, кайгыртуын тоеп яшәгез», — диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Эш көне матур, җылы, чиста, заманча җиһазландырылган кабинетта башланса, хезмәткә дәрт туа, яңадан-яңа ачышларга рухланасың. Көндәлек хезмәтегездән илһамланып бик күп еллар авыруларның гомерен озайтырга язсын» -, диде ул. Дәүләт Думасы депутаты Россиядә эшләп килүче программалар кысаларында үзе сайланган округтагы районнарга финанс мөмкинлекләрен җәлеп итүдә армый-талмый хезмәт куярга вәгъдә бирде.