Түбән Камада яшәүче ир-атны 13 яшьлек балаларны көчләгән өчен хөкем иткәннәр
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерүчеләр ачыклаганча, быелның августында 13 яшьлек ике кыз Әлмәт районына туганнарына кунакка килгән. Өйдә ике хатын-кыз һәм шуларның берсенең Түбән Камада яшәүче 37 яшьлек танышы да булган.
Кәеф-сафа корып утырганнан соң хатын-кызлар йоклаган, ә ир-ат ике кызга карата да сексуаль характердагы җенси гамәлләр кылган. Шуннан соң аларның берсен бәдрәфкә алдап алып кергән һәм шунда мәсхәрә иткән.
Ир-атка карата «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» һәм «Көчләү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Аны 13 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.