Татарстан Президенты Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры белән очрашты
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Илюшин табигатьне саклау чаралары өлкәсендә ведомство эшчәнлеге белән бәйле темалар буенча фикер алышты. Аерым алганда, Идел елгасында бассейнында әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту белән бәйле милли һәм федераль проектларны тормышка ашыру, шулай ук башка актуаль мәсьәләләр каралды. Александр Илюшин Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры вазифасына быел октябр аенда 5 елга расланган иде. Бу хакта тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.