Ульяновск мәктәпләрендә иң яхшы татар теле кабинетларын ачыкладылар
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Иң яхшы татар теле кабинетлары» дигән язма чыкты.
Ульяновск өлкәсенең мәгариф министрлыгы татар, чуваш һәм мордва милли-мәдәни автономияләре белән берлектә «Иң яхшы ана теле кабинеты» дип исемләнгән өлкә конкурсына йомгак ясады.
Хәзер инде традициягә кергән конкурста җиңүчеләрне котлап, истәлекле бүләкләр тапшырыр алдыннан мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев төбәк мәктәпләрендә ана телен укыту эшенә анализ ясады. Автономия рәисләре уку елы дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясап, кимчелекләргә дә тукталып үттеләр.
«Кызганычка каршы, шәһәр һәм авыл районнары мәктәпләрендә ана теле дәресләре өчен билгеләнгән сәгатьләр саны елдан-ел кими бара. Мәктәп директорлары, укытучылар бу мәсьәләдә сүлпәнлек һәм битарафлык күрсәтәләр, ата-аналар арасында аңлату эшләре алып бармыйлар, аларга ана телен өйрәнүнең мөһимлеген җиткермиләр. Ә әти-әниләрнең милли үзаңы, милли горурлык хисе түбән дәрәҗәдә. Моның нәтиҗәсе бик тә аяныч — балалар үзләренең ана телен белмичә үсәләр», — дип борчылуын белдерде татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.
Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбенең, Иске Кулаткы бистәсе 1 нче мәктәбенең һәм Карсун районы Нугай иле авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты кабинетлары өлкә конкурсында җиңүче итеп танылдылар. Әлеге мәктәпләрнең ана теле укытучыларына өлкә мәгариф министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре, шулай ук 10ар мең сум акчалата премия дә тапшырылды.