Татарстанда диспансеризация яңадан үткәрелә башлады
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда халыкны профилактик тикшерү һәм диспансеризация яңадан үткәрелә башлады.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Диспансеризация яңадан үткәрелә башлады, күптән түгел генә шул хакта боерык чыкты», — дип искәртте спикер.
Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, поликлиникаларда 60 яше тулмаган кешеләрне кабул итәчәкләр, өлкәннәр әлегә диспансеризация уза алмый.
Министр урынбасары коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрне тирәнтен диспансеризацияләү бер генә көнгә дә тукталмавын әйтте.
Шунысын да искәртик: ноябрь башында Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында балалар һәм өлкәннәрне диспансеризацияләү туктатылды.