Казан мэры Илсур Метшин 90 исемле стипендия тапшырды
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Ратушада 2021 ел нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Стипендияләр шулай ук яшь спортчыларга, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә дә тапшырылды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел стипендия алу өчен 300 гариза тапшырганнар, тантанада 90га якын җиңүче — талантлы һәм перспективалы яшьләр катнашты. Казан мэры Илсур Метшин яшь галимнәрнең иң кызыклы фәнни проектлары практикада гамәлгә ашырылачагын, шулай ук шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирәчәген искәртте.
Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында проектлар өстендә эшләүче яшьләр дә бүләкләр һәм рәхмәт сүзләренә лаек. «Яшь җиңүчеләрнең иҗаты бездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән», — диде мэр.
Исемле стипендияләрне берничә этапта: башта — сәнгать мәктәпләре укучыларына, аннары спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә тапшырдылар. Аннары мэр югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына һәм аспирантларына — фәнни эшләр конкурсында җиңүчеләргә стипендияләр тапшырды.