Болгар шәһәре үзәк китапханәсендә татар каллиграфиясенә багышланган күргәзмә ачылды
(Казан. 24 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Болгар шәһәренең үзәк китапханәсе Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә «Каллиграфия сәнгате призмасында татар язуы тарихы» күргәзмә-инсталляциясе оештырды. Күргәзмә ачылу уңаеннан бүген үзәк китапханәдә оффлайн һәм онлайн экскурсияләр оештырылды, «Борынгы төрки язуы белән танышу» һәм «Татар каллиграфиясе сәнгатен үстерү» темаларына лекцияләр укылды, «Иске имлә» иске татар графикасы буенча остаханәләр үтте, дип хәбәр итә оештыручылар. Күргәзмәнең рәссамы - яшь каллиграф, Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты студенты, Россия һәм халыкара күргәзмәләр һәм конкурслар лауреаты Айзат Минһаҗи. Күргәзмәдә гарәп, латин графикасы, рун язуы, шулай ук кириллица, кытай каллиграфиясе, заманча гарәп типографикасы кушылмасын күрергә мөмкин. Күргәзмә эшләре Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында әзерләнгән - биредә махсус җиһазландырылган остаханә бар.
«Каллиграфия сәнгате призмасында татар язуы тарихы» күргәзмә-инсталляциясе Болгар шәһәренең авылара үзәк китапханәсендә 2021 елның 24 декабреннән 2022 елның 24 гыйнварына кадәр эшләячәк. Ә 2022 елның февраленнән ул Чаллы дәүләт татар драма театрының экспозиция зонасында тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елының максатчан гранты кысаларында әзерләнгән. 2021 елда муниципаль мәдәни оешмаларга «Татарстан Республикасының тел күптөрлелеген саклауга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм» гранты биреде. Грантны оештыручы — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.