Рөстәм Миңнеханов: Цифрлаштыру елын уздыруга әзерлек буенча зур эш оештырылган
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Цифрлаштыру елын уздыруга әзерлек буенча зур эш оештырылганын әйтте. «Бу җитди эш һәм финанс чараларын таләп итә. Без моңа әзер», — диде ул ТР муниципаль берәмлекләр советы съезды утырышында. «Цифрлаштыру эшне җиңеләйтә, Ул медицинада, мәгарифтә, дәүләт һәм муниципаль хакимият эшендә бик мөһим. Бу җитди эш, бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент цифрлаштыру өлкәсе белгечләрен әзерләүгә игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. «Цифрлаштыру эшендә төп әйбер — бу өлкәдә бурычларны хәл итә алырдай кешеләр. Югары, махсус урта уку йортлары, Иннополиста белгечләр әзерләү мөһим