Казанда Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка истәлек тактасы ачтылар
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүген Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы (Несмелов ур., 7) фасадында очучы-истребитель, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка мемориаль такта ачылды. «1934-1937 елларда Казан елга техникумында фашист концлагереннан дошман самолетында легендар очыш ясаган Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев укыды», - диелгән истәлек билгесендә. Сугыштан соң Девятаев Казанда елга метеорларында капитан булып эшли, шушында беренче һөнәрен ала, Александр Печерский фонды өчен чыгыш ясый. Мемориаль такта шуңа да ул эшләгән бинада урнаштырылган.