Татарстан вәкилләре Мәскәүдә тел сәясәтен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 16 декабрьдә Мәскәүдә «Россия Федерациясендә тел сәясәте» V форумы башлана. Чарада Татарстан вәкилләре дә катнашачак. Алар башкалада тел сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Татарстанның иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим итәр дип планлаштырыла.
Форумны оештыручылар — Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда Татарстанны Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, милли-мәдәни автономияләр, республиканың Иҗтимагый палатасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Милли китапханә тәкъдим итәчәк.
Чара катнаш форматта узачак дип планлаштырыла. Аның төп максаты — Россиянең күпмилләтле халкының тел хокукларын үтәүне тәэмин итү, шулай ук күптеллелекне саклау һәм яклау өчен яңа чишелешләр эзләү.