Чаллыда спортчыларны югары спорт казанышлары өчен бүләкләделәр
(Чаллы, 12 декабрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Чаллы мэры Наил Мәһдиев көрәш буенча шәһәр командасы белән очрашты. «Чаллы ике ел инде көрәштә беренче, беренчелекне берәүгә дә бирергә ярамый. Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу спорт төре Татарстанда иң яраткан спорт төрләренең берсе, ул милли тәңгәллек турында сөйли», — диде ул спортчыларга. Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен урыннар булдыру буенча эш дәвам итә. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә көрәш бүлеге эшчәнлеге алып барыла, федерация инициативасы буенча 2020 елда «Виктория» мәктәбе базасында икенче бүлек ачылды, бу исә шәһәрнең яңа өлешендә әлеге спорт төре белән колачлауны көчәйтергә мөмкинлек бирде. «Көн тәртибеннән „Витязь“ көрәш үзәген төшереп калдырмыйбыз, чиратта „Олимпия“ спорт мәктәбен капиталь ремонтлау, яшьләр спорт белән шөгыльләнә алырлык башка спорт объектлары. Киләсе елда без яңа мәктәпләр төзергә планлаштырабыз, анда да яңа бүлекләр ачу мөмкинлеген карарга кирәк», — дип уртаклашты шәһәр башлыгы. Яр Чаллы шәһәренең көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев хәбәр иткәнчә, хәзер көрәш белән кырыктан артык өлкән һәм 200дән артык яшүсмер шөгыльләнә. Бүлекчә эше барышында 1000нән артык спортчы массакүләм разрядларын башкарды, 28 спортчы беренче спорт разрядын алды, 32 спортчы спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде, 11 спортчы спорт мастеры дигән исемгә лаек булды. 2020 елда билбау көрәше буенча Дөнья Чемпионы буларак Виталий Колесников, көмеш призер буларак Рәнис Гыйлаҗетдинов танылды. 2021 елда Ришат Исхаков Дөнья чемпионы булды, Эльдар Хәмитов бронза медаль яулады. Спортчылар шулай ук билбау көрәше буенча Россия чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Шулай ук Чаллы шәһәре командасы ике ел рәттән (2020-2021 еллар) Татарстан чемпионатында җиңүче булып тора. Мэр сүзләренчә, Яр Чаллыда әлеге юнәлешне үстерү өчен тренерлар штатын көчәйтергә, Комсомол районында бүлек ачарга, «Витязь» комплексына кадәр балалар трансферын планлаштырырга кирәк. Бу юнәлешләр хәзер эштә. Ул Чаллы шәһәренең көрәш федерациясеннән спортчыларга халыкара һәм бөтенроссия ярышларында югары спорт казанышлары өчен бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, шулай ук алга таба җиңүләр теләде.