Краснодарда татарларның туй йолалары турында сөйләячәкләр
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 12 декабрь көнне Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы «Татар туе» дигән семинар оештыра.
«Татарча туйның нинди нечкәлекләре бар? Халык туйлары үзенчәлекле, чөнки ул табын һәм бәйрәм генә түгел, ә билгеле бер йолаларны үтәү дә әле. „Татар туе“ семинарында сезне татар туеның йолалары һәм гореф-гадәтләре турында театральләштерелгән тамаша көтә», — диелгән «Болгар-К» оешмасының Инстаграм сәхифәсендә .
Оештыручылар сүзләренчә, чарага килүчеләр татар халык ризыкларыннан авыз итә алачак.