Ярославль өлкәсендә «Сабантуй уеннары» гаилә бәйрәме булды
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Ярославльдә «Сабантуй уеннары» гаилә бәйрәме булды. Чараны «Ярославль өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы оештырды. Уеннар, Сабантуйдагы кебек үк, көйдә, биюдә, җырлауда, спорт ярышларында татар-башкорт халык иҗаты чагылыш тапкан төрле элементлардан төзелгән. Уеннар программасына милли киемнәр кигән башкаручыларның концерт иҗади номерлары, милли уеннары кертелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Уеннарда Ярославль өлкәсеннән һәм Тутаев шәһәреннән гаилә командалары катнашты. Командалар буш кул белән түгел, ә татар халык ризыкларын әзерләп алып килгән. Казан кунагы Айнур Моратов баянда, курайда, тальянда, кечкенә гармуннарда һәм башка уен коралларында уйнады. Чара өлкә хөкүмәте 2021-2025 елларга кабул иткән «Ярославль өлкәсендә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы кысаларында узды.