Яңа Чишмә районы Бакташ авылында «Мәсәния» мәчете ачылды
![Яңа Чишмә районы Бакташ авылында «Мәсәния» мәчете ачылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/fff883fbb278161980ff15fd006c8ef62d1b214a/store/fill/780/440/7e7c8b34bf959ea7ca1fc4592bc32f8a883da854511afd649f86abd95073/pVtOy4Rfkco900h600.jpg)
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа Чишмә мөхтәсибәте Бакташ авылында яңа мәчет ачылды. Әлеге мәчет бер ел эчендә авыл халкы һәм күпләгән иганәчеләрнең тырышлыгы белән Аллаһ йорты төзелеп бетте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Тантана Коръән сүрәләрен укып дога кылу белән башланды. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров яңа гына сафка баскан «Мәсәния» мәчетен төзүдә булышучы, төзелеш барышында чыгымнарны үз өстенә алучы, башлап йөрүче Рифкать Закировка Нәзарәтнең рәхмәт хатын тапшырды.
Мәчет үз эченә якынча 30лап кешене сыйдыра. Барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә һәм кухня булдырылган. Авыл халкы катнашында әлеге мәчеткә узган елның 26 декабрендә нигез салынган иде.
Бакташ авылында «Мәсәния» мәчете ачылганнан соң, бүгенге көндә Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә эшләп килүче мәчетләр саны 12-гә тулды.