Уфада башкорт халык әкиятләре җыентыгы нәшер ителгән
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның «Китап» нәшрияте үз укучыларына башкорт һәм рус телләрендә «Бәхет күле» әкиятләр җыентыгын тәкъдим итә. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, басмага башкорт халык әкиятләренең борынгыдан сакланган һәм буыннан буынга тапшырылган үрнәкләре кертелгән. Җыентык Башкортстан Республикасы Башлыгының Яңа ел чыршысы бәйрәменә чакырылган балаларга бүләк буларак та әзерләнгән.