Вострикова Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнде
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары вазифасына сайлау өчен депутат Светлана Вострикова кандидатурасын хуплады. Шул хактагы карар бүген парламент комитеты утырышында кабул ителде. «Дәүләт Советы депутаты Вострикова Светлана Анатольевнаны Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары итеп сайларга тәкъдим итәм», - диде комитет рәисе Светлана Захарова. Ул әлеге вазифаны башкарган Артем Прокофьевның Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлануын искәртте. «Ул актив эшли инде», - диде парламентарий.