Санкт-Петербург шәһәрендә Татар мәдәни үзәге эшли башлады
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Чайковский урамындагы 24нче йортта Татар мәдәни үзәге эшли башлады. Күптән көтелгән вакыйга Санкт-Петербург шәһәре һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән булды. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Санкт-Петербург Хөкүмәте тарафыннан милли-мәдәни үзәк оештыру өчен шәһәр үзәгендә бина бирелде. Үз чиратында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әлеге бинаны реставрацияләү һәм ремонт эшләрен башкару өчен акча бүлеп бирде һәм ярдәм күрсәтте. Үзәктә эшчәнлек берничә юнәлеш буенча оештырылган. Татар документаль һәм нәфис фильмнарын күрсәтү өчен заманча мультимедиа җайланмалары белән зал әзерләнгән. Тавыш яздыру студиясе эшли башлады, китапханә фондын туплау бара. Татар фольклор ансамбльләре өчен универсаль вокал-хор һәм хореография залы булдырылган, анда алар репетицияләр үткәрә һәм чыгышларын әзерли алачак. Шулай ук бу бинада концертлар һәм театральләштерелгән чыгышлар да оештырырга мөмкин. Киңәшмәләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр һәм утырышлар үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Үзәктә милли-мәдәни чаралар һәм белем бирү чараларын оештыру өчен дә кирәк булган бөтен нәрсә дә тиешенчә урнаштырылган, диелгән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.