Хөкүмәт ИНН алу процедурасын гадиләштерүне хуплады
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте ИНН алу процедурасын гадиләштерүне хуплады, бу салым органында электрон портал аша исәпкә кую турында гариза бирергә мөмкинлек бирәчәк.
«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 84нче маддәгә үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон проектын хупларга һәм аны Дәүләт Думасына билгеләнгән тәртиптә кертергә», диелгән Министрлар Кабинеты хәбәрендә.
Россия премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренчә, хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында теләсә нинди граждан салым органында исәпкә кую турында гариза гына биреп калмыйча, ИНН бирү турында электрон рәвештә хәбәр дә ала алачак.
Аның сүзләренчә, бу карар Россиягә эшкә килгән чит ил кешеләре өчен уңайлы булачак, чөнки алдан ук документларны рәсмиләштерү эшләрен башларга мөмкин булачак.