Татарстанда Ык елгасында югалган өченче балыкчының мәетен тапканнар
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич волонтерлар югалган өченче балыкчы мәетен Ык елгасында ярдан 500 метр ераклыкта тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Элегрәк агентлык республиканың Тукай районында балыкчылар көймәсе әйләнеп каплануын хәбәр иткән иде. Югалган өч ир-атның икесен Ык елгасында һәлак булган килеш тапкан иделәр. Шунысын әйтергә кирәк, өч балыкчы да коткару жилетлары кимәгән булган. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе палубасыз аз сыешлы судноларда барысы да коткару жилетларында булырга тиешлекне искәртә.