Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлде
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды. Алар: 1933, 1941, 1957, 1953 елгы ир-атлар; 1935, 1945, 1954, 1952, 1935 елгы хатын-кызлар.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
18 октябрьгә республикада коронавирустан 866 үлем очрагы теркәлгән.