Люция Хәмитовага «Россия Федерациясенең атказанган артисты» исеме бирелде
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Люция Бикчәнтәева (Хәмитова) «Россия Федерациясенең атказанган артисты» исеменә лаек булды.
Тиешле указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.