Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын җиде кеше үлгән. Алар: 1932, 1947, 1949 елларда туган ир-атлар; 1939, 1942, 1947, 1953 елларда туган хатын-кызлар.
« Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
14 октябрьгә республикада Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны 830 булган.