Балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллина вафат
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 23 сентябрьдә озакка сузылган каты авырудан соң балалар язучысы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Мәрзия Фәйзуллина вафат булган. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең инстаграм аккаунтында хәбәр ителә. Мәрхүмә бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.