Язучы Рәхимә Арсланованың «Дүрт җайдак» исемле китабы чыкты
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ») Язучы Рәхимә Арсланованың «Дүрт җайдак» исемле балалар өчен язылган шигырьләр китабы чыкты.
Китап балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларга да кызыклы булыр дип саныйбыз, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте.