Равил Гайнетдин Гәрәй Рәхим вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) вафаты сәбәпле кайгысы уртаклашу белдерде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Олуг иҗатчыбыз гаиләсе, якыннары һәм бар милләтебезнең кайгысын уртаклашам. Чын халыкчан язучы, гүзәл әхлакый мәгънәле җырлар авторы, балалар әдибе буларак, Гәрәй Рәхим шәхесе халык күңелендә һәрвакыт сакланыр. Әдәбият белгече, шигъри антологияләр вә җыентыклар төзүче, милли әдәбиятны дөнья халыкларына танытучы буларак та ул татар халкының үсешенә зур өлеш кертте», диелгән кайгынамәдә.