Рөстәм Миңнеханов: Татарстан яңартыла торган энергия чыганаклары белән кызыксына
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан углеводородлы һәм яңартыла торган энергия чыганаклары буенча эшчәнлек белән кызыксына. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ратушасында «Глобаль энергия 2021» премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында белдерде.
«Без углеводородлы энергетиканы кире какмыйбыз. Һәм алга таба бу юнәлешне үстерәчәкбез. Яңартыла торган энергия мәсьәләсе шулай ук мөһим. Һәм бүген бу юнәлештә күп эш башкарыла. Бу сорауларның барысы да бик актуаль. Ике юнәлеш тә безнең өчен кызыклы, һәм без алар буенча эш алып барачакбыз», — диде ТР Президенты.
Шул ук вакытта, Миңнеханов фикеренчә, углеводородлы һәм яңартыла торган энергия чыганаклары балансы сакланырга тиеш.
«Европа яңартыла торган чыганакларга гына басым ясап катлаулы хәлдә калды. Шуңа күрә барысы да баланслы булырга тиеш», — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңартыла торган энергия чыганакларын куллану шулай ук дөрес карар, чөнки казылма байлыкларда углеводородлар күләме елдан-ел кимиячәк. «Һәм бу химия һәм нефть химиясе сәнәгате өчен иң кыйммәтле продукт булачак», — диде ул.
«Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев Рөстәм Миңнехановтан Татарстан нефть катламнарына углекислый газ кертү технологиясе белән кызыксынмадымы, дип сорады.
«Без бу тема турында фикер алышып кына калмадык, бу юнәлештә тәҗрибә ясадык. Кызганычка, энергия чыгымнары зур, шуңа күрә ниндидер башка формалар эзләргә кирәк. Эш бара, без бу теманы игътибар белән өйрәнәбез», — дип җавап бирде республика җитәкчесе.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда «Глобаль энергия 2021» премиясе лауреатларын игълан иттеләр.