Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым: Үпкәсендә яман шеш булган
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым сүзләренчә, язучы үпкәсендә яман шеш булу сәбәпле вафат булган.
«Ай ярым элек Чехов хастаханәсендә ятып чыккан иде. „Сез сау-сәламәт, космонавт кебек“, — дип әйтеп чыгардылар. УЗИда гади шешне дә күрә алмаганнар. Ничә ел буе „сез чирләмисез“ дип, яман шешне бронхит чире дип дәваладылар. Китабын бар көченә эшләп бетереп, хәлдән таеп егылды, җаным», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ул.
Диләрә ханым сүзләренчә, Гәрәй Рәхим бүген иртән вафат булган, хушлашу иртәгә булачак. «Әлегә вакытын әйтә алмыйбыз», — дип сөйләде ул.